Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә “Нәтиҗәле белем бирү технологияләре- заманча дәрес өчен” темасына Теләче муниципаль районы информатика укытучылары семинары үтте. Семинарда катнашучылар алдында информатика укытучысы Галимҗанова Г.Ә. 7 сыйныфта “Мәгълуматны үлчәү ” темасына ачык дәрес үткәрде , “ФГОС шартларында укучыларның проект эшчәнлеге “ дигән темага чыгыш ясады, мастер- класс күрсәтте.Хезмәттәшләр төгәрәк өстәл артында тәҗрибә уртаклаштылар.