9 нчы октябрь көнне Баландыш мәдәният йортында “Мәктәп театрына киң юл» дип исемләнгән II театр конкурсы-фестиваль булып узды. Конкурста районыбызның һәр авыл мәктәбеннән театр коллективлары катнашты. Укучы балалар дәрәҗәле жюри составына спектакльләрдән өзекләр тәкъдим иттеләр һәм бик югары бәяләнделәр. Теләче урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Алсу Җиһаншина җитәкчелегендәге “Нур” балалар театр коллективы 1 урынга лаек булды.