Алтын яфраклары белән Тылсымчы-көз килеп җитте. Ул кешеләргә мул уңыш, җиләк-җимеш, яшелчә бүләк итте. Безнең балалар бакчасы балалары елның бу фасылын уңыш җыю өчен менә дигән вакыт икәнен бик яхшы беләләр. Чөнки алар тәрбиячеләр белән берлектә җәй буе бакчадагы үсемлекләрне карадылар: су сиптеләр, төпләрен йомшарттылар, чүпләрен утадылар. Бакча да яхшы уңыш белән сөендерде: чөгендер, помидор, петрушка, кәбестә, кишер, ташкабаклар үсте. Балалар бакчасындагы тәҗрибә бакчасы-ул үз эшенең нәтиҗәләрен күрүмөмкинлеге өчен бик кирәк. Бакчада уртак хезмәт балаларның үз-үзендә җаваплылык тоярга мөмкинлек бирә, хезмәт күнекмәләрен формалаштыруга һәм балалар коллективын берләштерүгә ярдәм итә. Әлбәттә, бакчада эшләү -саф һавадагы хезмәт тә бит әле ул. Анда балаларның сәламәтлеге саклана һәм ныгый. Үзең утырткан уңышны җыю сабыйларыбызда зур куаныч һәм ләззәт тудыра. Ә үз кулларың белән җыелган һәм үстергән кәбестә нинди тәмле,ммм!