Табигать турында китаплар уку-ул балаларга дөнья турында күбрәк белергә ярдәм итү, үз Ватаныңны яратырга өйрәтү алымнарының берсе. Китаплар табигатьнең барлык серләрен ача һәм аның иң яшерен почмакларын күрү өчен, әйләнә-тирә дөньяның ничек матур булуын күрергә ярдәм итә. 11 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, “Китап аша табигатькә мәхәббәт уяту”– исемле экологик дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты: табигатькә мәхәббәт, барлык тереклекләргә сакчыл караш һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту өчен җаваплылык хисе тәрбияләү. Балалар табигать, экология турында китаплар укыдылар.