11 октябрьдә Алан авылы китапханәсендә кече яшьтәге китап укучылар өчен “Сезнең өчен, балалар!” дип исемләнгән библиофреш үткәрелде. Интернет челтәре киң кулланылышта булу сәбәпле, вакытлы матбугат белән күбрәк кызыксынсын өчен оештырылган бу чарада балалар “Тылсымлы куллар”, “Салават күпере”, “Ялкын”, “Сабантуй” кебек журналлар белән якыннан таныштылар. Мондый чаралар китапханәнең китап укучылар санын арттыру максатыннан үткәрелә.