Агымдагы елның 12 октябрендә Байлар Сабасында 2004 елгы һәм аннан өлкәнрәк һәм 2005 елгы һәм кечерәк укучылар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси кубогының 3 нче этабы булып узды.

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Агымдагы елның 12 октябрендә Байлар Сабасында 2004 елгы һәм аннан өлкәнрәк һәм 2005 елгы һәм кечерәк укучылар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси кубогының 3 нче этабы булып узды. Шәхси Кубокта Саба, Кукмара, Теләче һәм Әтнә районнарыннан 94 яшь бадминтончы катнашты. Безнең районның җыелма командасы данын Баландыш, Югары Кибәхуҗа һәм Максабаш мәктәпләреннән 10 укучы яклады.

       Ярыш нәтиҗәләре буенча 3 урынны Мөбәрәкшина Чулпан ( җитәкчесе - балаларга өстәмә белем бирү педагогы Җаббаров Алмаз Фоат улы) яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International