Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Теләченең үзәк урамында масштаблы авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылды. Баландыш төп мәктәбе укучылары да бу ярминкәдә бакчада җитештергән яшелчәләре, кайнатмалары, кул эшләре белән катнаштылар.