15 октябрь – хәтер көне. Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән “ Уян хәтер, уян”дигән исем астында әңгәмә үткәрде.”Буыннар алмашы һәр милләт өчен хәрәкәттә булган тарихның көзгесе булып тора. Һәр халык сынаулар аша уза: сөенечле көннәр кайгылы көннәр белән алмаша. Һәм без үзебезнең ата-бабаларыбыз турындагы хәтерне онытмаска, хөрмәтләргә тиеш.Һәр халыкның үзенең тарихи, милли каһарманнары бар. Батырлыклары белән алар, тормышларын куркыныч астына куеп, милләтнең, туган җире һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклап чыкты. Аларның аяусыз көрәше безнең өчен, шулай ук алдагы буыннар өчен дә өлге булырга тиеш. Үз халкының патриоты саналган һәм тарихта тирән эз калдырган Кол Шәрифнең кем икәнлеген кыскача гына искәртеп үтәм. 1552нче елның 15нче октябрендә Явыз Иван гаскәрләре Казанны штурмлап алганда, дәүләтче, мөселман имамы Кол Шәриф үзенең шәкертләре белән башкаланы саклау бурычын үз өстенә ала. Каһарманнарча сугышып, ул Кирмән үзәгендә шәһит киткән.”-дип аңлатты яшьләргә бу көн турында китапханәче.