Татар халкы элек-электән бик матур киенергә яраткан

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Татар халкы элек-электән бик матур киенергә яраткан.Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе матур калфаклары, бизәкле читекләре белән дан тотканнар. Татар хатын-кызлары милли бизәкләр белән чигелгән алъяпкычлар кигәннәр. Үзенчәлекле матур күлмәкләрне, камзуллар-ны татар халкы аеруча яратып кигән. 

   11 октябрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә  мәдәният хезмәткәрләре “Ак калфак” берләшмәсе членнары белән “Милли киемнәребез” дип исемләнгән  презентация  карадылар, татар халык җырларын өйрәнделәр.  Татар милли чигүе турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International