12 октябрь көнне Балтач районының Балтач авылында көрәш буенча Галимуллин Р.Ш. истәлегенә 2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында ярышлар узды. Тренерлар Гыйниятуллин И.С., Кәримуллин Д.И. җитәкчелегендә “Теләче” спорт мәктәбе командасы әлеге ярышларда катнашып кайтты.
40 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Теләче урта мәктәбе укучысы Антонов Рамил 3 урынны, 75 кг. югары үлчәү авырлыгынңа Зарипов Багир 1 урынны яулады. Тренерлары: Гыйниятуллин И.С.
Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз! Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!