Татар халкы элек-электән бик матур киенергә яраткан.Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе матур калфаклары, бизәкле читекләре белән дан тотканнар. Татар хатын-кызлары милли бизәкләр белән чигелгән алъяпкычлар кигәннәр. Үзенчәлекле матур күлмәкләрне, камзулларны татар халкы аеруча яратып кигән.
11 октябрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Ак калфак” берләшмәсе членнары белән “Милли киемнәребез” дип исемләнгән презентация карадылар, татар халык җырларын өйрәнделәр. Татар милли чигүе турында сөйләштеләр.