Хәтер көне

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

15 нче октябрь – Хәтер көне. 1552 елда Явыз Иван гаскәрләре явыннан Казанны саклаганда һәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк!” дигән темага чара уткәрелде. Укучылар Казан ханлыгы алыну тарихы белән таныштылар, 467 ел элек  булган вакыйгаларда шәһит киткәннәрне искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International