13 октябрь көнне алан авылы китапханәсендә язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу булып узды. Ул-искиткеч талантлы шәһес, яшәү көче ташып торган, оптимистик рухтагы, гомере буе татар халкына хезмәт иткән язучы - тарихчы. Очрашу барышында язучы китап укучыларның сорауларына җавап бирде, “Кырык сырт” китабы буенча фикер алышулар булды. Язучы китапханәбезгә үзенең “Гөләйза” исемле китабын бүләк итте.