15 нче октябрь көнне Алан урта мәктәбендә укучылар үзидарәсе җыелышы булып үтте. Анда мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова А.М. һәм педагог-организатор Фәттахова А.Г. катнашты. Әлеге эшлекле әңгәмәдә укучылар мәктәптә үткәреләсе “ Көзге бал” кичәсенә әзерлек эшләрен яктырттылар. Әлеге бәйрәмне үткәрү планын төзеделәр. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.