16 октябрь Бөтендөнья Ипи көне булып билгеләп үтелә.

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

16 октябрь Бөтендөнья Ипи көне булып билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре,  балалар бакчасы  белән берлектә, балалар өчен “Икмәк кайдан килгән?”дип исемләнгән тематик чара уздырдылар. Икмәкнең кайдан килгәнен, кем үстергәнен һәм ничек үстерелгәнен, ничек өстәлгә эләккәнен балалар “Ипи яратмаучы Гөлназ” әкияте аша белделәр, кызыксынып “Башак” мульфилмын карадылар. Икмәк турында  әйтемнәр һәм табышмакларга җаваплар таптылар, икмәккә багышлап оештырылган төрле уенннарда катнаштылар,  
балаларның икмәк турында алган белемнәре алар күңелендә әле озак сакланыр дигән өметтә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International