15 октябрь – Халыкара авыл хатыннары көне. Беренче тапкыр бу бәйрәм 2008 елда үткәрелә. Бүгенге көндә авыл хатын-кызлары җир йөзе халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Аларның тормышы - һәр көн җиргә хезмәт кую, мал-туар асрау, гаилә һәм балаларны кайгырту. 15 октябрь көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ак калфак” хатын – кызлар берләшмәсенең “Мин бер гади авыл хатыны” дип исемләнгән чираттагы утырышын үткәрделәр. Алар авыл хатын-кызларының проблемасын хәл итү, һәм аларның гаиләдә, җәмгыяттә зур урын алып торуларын киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү проблемалары турында фикер алыштылар.