2019-2020 уку елында Татарстан мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты яңадан старт алды. 16 октябрь көнне Максабаш авыл китапханәчесе Мәдәният дәресе үткәрү максатыннан Максабаш авылы башлангыч мәктәбендә булды. Китапханәче балаларны “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнүе белән таныштырды. Укучыларның шушы проектта актив катнашуларын һәм барлык номинациядә дә җиңү яулауларын теләп барлык укучыга да мәдәни көндәлекләр тапшырды.