15 октябрь көнне Айдар мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Без бит авыл кызлары"дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде.

2019 елның 18 октябре, җомга

Халыкара авыл хатын-кызлары көне ел саен 15 октябрьдә билгеләп үтелә. Аны авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызлар билгеләп үтә..  Шул уңайдан, 15 октябрь көнне Айдар мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Без бит авыл кызлары"дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде. Очрашуга төрле һөнәр ияләре булган хатын-кызлар,авыл җирлеге активистлары чакырылган иде. Очрашуны авыл мәдәният йорты директоры Фаляхова Р.А. рәхмәт сүзләре белән башлап җибәрде, китапханәче Фаляхова А. Г. балаларны китаплар белән таныштырды, авыл тормышы турында кызыклы романнар укырга тәкъдим итте. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларны "Без бит авыл кызлары"җыры белән котладылар. Очрашуда шулай ук авыл хатын-кызларын борчый торган проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Кунаклар һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре чын күңелдән җырлар җырладылар, «сорауларга җаваплар»уенын уйнадылар. Кичә чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International