15 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсе «День лермонтовской поэзии в библиотеке» акциясенә кушылды.

2019 елның 18 октябре, җомга

15 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсе «День лермонтовской поэзии в библиотеке» акциясенә кушылды. «Тюлячинка» ял паркында «Вспоминая Лермонтова» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Балалар Михаил Лермонтовның иң яхшы әсәрләре, язучының иҗаты һәм тормыш юлы турында иллюстратив материал белән таныштылар. Шагыйрьнең иң танылган әсәрләрен кычкырып укыдылар. Соңыннан Лермонтов портреты белән фотога төштеләр һәм ошаган китапларын өйләренә яздырып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International