Ел саен 15 октябрьдә Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә. Бу-гаилә, аның гореф-гадәтләре, әхлакый тамырлары, димәк, авылның үз тормышы, авыл хезмәтчәннәре һәм башка өлкәләр бәйрәме. Беренче тапкыр Халыкара авыл хатын-кызлары көне 2008 елның 15 октябрендә билгеләп үтелә. 16 октябрь көнне Ачы мәдәният йортында Бөтендөнья Авыл хатын-кызлары көненә багышланган «Авыл хатын-кызы, дан һәм хөрмәт сиңа» дип исемләнгән кичке утырыш үткәрелде. Очрашуда төрле яшьтәге хатын-кызлар катнашты. Чара дәвамында җылы һәм бәйрәм атмосферасы лирик җырлар һәм шигырьләр тудырды.