1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. 15 нче октябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар халкының хәтер көненә багышланган “Көзләрнең сискәндерә торган мизгеле..."-дигән хәтер сәгате үткәрелде. Әлеге мөһим вакыйгага багышланган "Хәтер-китапларда, йөрәкләрдә мәңгелек" күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.