17 нче октябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Көзге бал” бәйрәме үтте. Бәйрәмгә һәр сыйныф бик яхшы итеп әзерләнгән иде. Алар көзге уңыштан төрле композицияләр ясадылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Әлеге чара җырлар, шигырьләр, уеннар һәм кызыклы конкурслар белән дәвам итте. Көзге муллыкка, хезмәткә багышланган кичә бик күңелле үтте.