19 октябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Татарча диктант” акциясе уздырылды. Әлеге чара әдәби тел нормаларына, орфография һәм грамматикага игътибарны көчәйтү өчен уздырыла. Быел “Татарча диктант” акциясендә укытучылар, техник хезмәткәрләр, урта һәм югары сыйныф укучылары катнашты. Нәтиҗәләр дүшәмбе көнне билгеле булачак.