Безнең Теләче № 2 балалар бакчасында уку елы башыннан кулланылган батарейкаларны җыю буенча экологик акция башланып китте. Акциянең төп максаты-балаларда экологик культура формалаштыру һәм ата-аналарының экологик аңын арттыру, кулланылган батарейкаларны үтильләштерү проблемасына игътибар иттерү. Проектның төп идеясе- кулланылган батарейкалардагы зарарлы матдәләрнең әйләнә - тирәлеккә эләгүен булдырмау. Хөрмәтле әти-әниләр! Без сезне дә читтә калмаска һәм бу акциядә катнашырга чакырабыз. Бергә без планетабызны чистарак итә алабыз!