“Үз агачыңны утырт” акциясе

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Агач-куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Бу җәһәттән яз-көз төрле акцияләр оештырыла. Шуларның берсе – “Үз агачыңны утырт” акциясе.

28 нче октябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Үз агачыңны утырт” акциясе үтте. Әлеге акция кысаларында, укучылар һәм укытучылар  үзләренең алып килгән куакларын һәм агачларын утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International