Теләченең беренче балалар бакчасында ташландык материалдан эшләнгән кул эшләре буенча гаилә конкурсы узды.

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Теләченең беренче балалар бакчасында ташландык материалдан эшләнгән кул эшләре буенча гаилә конкурсы узды. Күп кенә әти-әниләр балалары белән берлектә ясаган бик матур, файдалы кул эшләре алып килделәр.

Көнкүреш калдыклары әйләнә-тирәлекне пычрата,ә  аларны икенчел файдалы әйберләр итеп интерьер, сувенирлар, бүләкләр, балалар бакчасы өчен дидактик әсбаплар рәвешендә кулланырга була икән бит. Көндәлек тормышта куллану өчен төрле материаллардан кирәкле эшләнмәләр ясау-әйләнә-тирәлекнең пычрануын да киметә. Ата-аналарның ташландык материалдан эшләнмәләрне бергәләп әзерләүе, үз эшләрен тәкъдим итүе, уртак чарада актив катнашуга җәлеп итү-бу табигатьне саклау буенча актив эш.

Бу бәйге нәтиҗәсендә без һәр кеше әйләнә - тирәнең чисталыгын һәм экологик торышын саклау өчен күп нәрсә эшли ала дигән нәтиҗәгә килдек. Моның өчен бары тик теләк, бераз фантазия гына кирәк. Исегездә тотыгыз, табигатькә ярдәм итеп, без үзебезгә ярдәм итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International