25 октябрь көнне Ачы мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучыларга багышланган тематик кичә үткәрелде, анда булачак солдат егетләрнең туганнары, дуслары катнашты.Булачак солдатларга армия сафларында намус белән хезмәт итүләрен, Ватаныбызның лаеклы яклаучылары булуларын теләделәр.Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар һәм уен программасы үткәрделәр. Кичә чәй өстәле артында тәмамланды.