15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр күрмәүче кеше символы булган «Ак таяк айлыгы” үткәрелә

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Көз урталарында үзенчәлекле дата бар. 15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр күрмәүче кеше символы булган «Ак таяк айлыгы” үткәрелә. Бу бәйрәм түгел, ә җәмгыятькә һәм һәрберебезгә, янәшәбездә физик мөмкинлекләре чикләнгән,  ярдәмгә мохтаҗ кешеләр яшәвен хәтерләткән бәла билгесе. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә "Минем күңел-гөлләр иле" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китап  укучылар “Ак таяк  көне”нең килеп чыгу тарихы, күрү буенча инвалид булган танылган кешеләр:  язучылар, шагыйрьләрнең тормышы, иҗаты һәм начар күрүче әдәби  геройлар турындагы китаплар белән дә таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International