1 ноябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, «Читаем книги разных народов» дип исемләнгән акциясе белән оешма-предприятиеләрдә китапларны тәкъдим иттеләр һәм күзәтү ясадылар. Әлеге акциянең төп максаты-китап укуны популярлаштыру, яңа китап укучыларны китапханәгә җәлеп итү.