2019 нчы елның 1 нче ноябрендә Теләче урта мәктәбе һәм Тиләҗе төп мәктәбе базасында 2019-2020 нче уку елы сезонында Теләче муниципаль районы гомумбелем бирү мәктәпләренең егетләр һәм кызлар командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы булып узды. Ярышларда 7команда егетләр һәм 3 команда кызлар катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча егетләр арасында 1 урынны Теләче урта мәктәбе, 2 урынны Иске Җөри урта мәктәбе, 3 урынны Алан урта мәктәбе яулады. Кызлар арасында 1 урынны Теләче урта мәктәбе, 2 урынны Шәтке урта мәктәбе, 3 урынны Иске Җөри урта мәктәбе командасы яулады. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Грамоталар, медальләр алу һәм үткәрүдә Теләче районы ДОСААФ идарәсе зур ярдәм күрсәтте.