29 октябрь көнне 5-9 сыйныф укучылары катнашында тарих укытучысы Гарифуллина Г.Г. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көненә карата тәрбияви дәрес үткәрде. Укучылар тарафыннан Кузьма Минин һәм Д.М.Пожарскийга характеристика бирелде. Чара барышында укучылар патриотизм, әхлак, җаваплылык хакында фикер алыштылар.
Укытучы бүгенге көндә дә халыклар бердәмлеге иң актуаль мәсьәлә, чөнки илнең йөзен дуслык, ил эчендәге тәртип, андагы һәр граждан турында кайгырту бизәвен, халык бердәм булганда гына ил күәтле, икътисады нык, территориясе кагылгысыз булуын ассызыклап үтте. Укытучы Халыклар бердәмлеге көнен Россия күләмендә билгеләп үтү – Ватанга мәхәббәт һәм илнең киләчәге өчен җаваплылык билгесе булуына басым ясады. Дәрес ахырында укучыларны дус, бердәм һәм ярдәмчел булырга чакырды. “Без бергә булганда көчле - шуны онытмасак иде!”