1-2 ноябрь көннәрендә Биектауда корәш буенча 8 тапкыр Россия, 13 тапкыр Татарстан чемпионы, атказанган спорт остасы Данил Галеев истәлегенә 5 Республика турниры узды. Барлыгы 12 команда, 97 көрәшче катнашкан әлеге турнирда спорт мәктәбеннән көрәш тренеры Сафин А.З. җитәкчелегендә спортсменнар катнашып кайтты.
70 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Камалиев Илхам (Олы Мәтәскә урта мәктәбе, тренеры: Әскәров В.И.) 2 урынны, 75 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Мәүлин Эмиль (Шәтке авылы, Идел буе физик культура һәм спорт академиясе студенты, тренерлары: Гыйниятуллин И.С., Шәмсетдинов Р.М.) 2 урынны яулады.
Гомумкоманда урыннары:
1- Биектау
2- Түбән Кама
3- Байлар Сабасы.