WorldSkills (Ворлдскиллс) – бөтен дөньяда нидер үзгәртергә теләгән кешеләрне берләштерә торган халыкара иҗтимагый хәрәкәт. Аның төп миссиясе-профессиональ үз-үзен тормышка ашырырга теләгән кешеләр өчен шартлар тудыру. Киләсе Дөнья беренчелегенә әзерлек инде агымдагы елда ук башлана. Нәкъ менә шуңа күрә бүген Баландыш мәктәбе укучылары арасында чемпионатның өченче этабы узды. Укучылар бүген чәч ясау буенча көч сынаштылар.