Баландыш мәктәбендә милли көрәш буенча ярыш.

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

3  ноябрь  көнне Баландыш төп мәктәбе базасында атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, Ленин һәм Хезмәт Кызыл байрагы орденнары кавалеры Миңнегали Сафин призына 2003 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар арасында  татарча көрәш буенча уналтынчы тапкыр район беренчелеге булып үтте. Ярышта барлыгы  7 команда85 яшь көрәшче бил алышты.Уналтынчы тапкыр үткәрелүче ярыш быел да зур оешканлык белән үтте. Балаларның ярышка теләп килүләре, бирелеп һәм зур тырышлык белән көрәшүләре әллә кайдан күренеп тора. Чөнки аларның күбесе алдан әзерләнгән, спорт залында үзенең осталыгын һәм көчен арттырган.  

           Командалар беренчелеге исә түбәндәгечә хәл ителде: беренче урында - Теләче, икенче урында - Баландыш, өченче урында - Олы Мәтәскә һәм дүртенче урында - Шәтке урта мәктәбе командалары.

         Ярышларның төп сәбәпчесе булган Миңнегали аганың ил-көн алдында куйган хезмәтенә килсәк, яшьлегендә нинди генә техниканы йөгәнләргә туры килми аңа: машина да йөртә, тракторга утырып җир дә сөрә, комбайн белән басулар да иңли. 7 мең центнер ашлык суктырып алу ул заманда оста комбайнчыларның гына хыялы була. Миңнегали ага 45 ел дәвамында 278 мең центнер ашлык суктыра. Фидакарь хезмәте өчен Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International