Олы Нырсы урта мәктәбендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган дәрес үткәрелде

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Олы Нырсы урта мәктәбендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган дәрес үткәрелде.  Дәреснең максаты патриотик хисләр тәрбияләү: Ватанга, туган якка мәхәббәт, илебездә яшәүче барлык милләт кешеләренә карата толерантлык.  Балаларда Россия тарихына, туган як тарихына карата кызыксыну уяту. Укучыларны бу бәйрәмнең тарихы, геройлары һәм вакыйгалары белән таныштыру.   Дәрес презентация, видео фильм күрсәтү белән әңгәмә формасында үтте.
     4 ноябрьдә Россиядә дәүләт бәйрәме-Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.  Бу көн безнең илдә 2004 елдан бирле бәйрәм көне булып санала. Ул хакимиятнең һәм җәмгыятьнең безнең ил территориясендә кайчандыр СССРның бер иле кысаларында яшәгән барлык Россия халыкларының һәм якын чит ил халыкларының тыныч, толерант яшәүләрен билгеләргә омтылуын ассызыклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International