Баландыш авыл китапханәсендә каникулларның 3нче көне-вакытлы матбугат белән танышу көне булды. Китапханәче Нәҗипова "Укыйбыз һәм танышабыз "дигән балалар журналлары белән танышу-күзәтү үткәрде.
"Балалар матбугаты барлык мәнфәгатьләргә" күргәзмәсе янында ул балаларга иң кызыклы һәм популяр басмаларны тәкъдим итте. Теге яки бу журналда нинди кызыклы һәм мавыктыргыч материаллар туплануы турында сөйләде, һәр басманың кызыклы сәхифәләренә игътибар итте.