3 ноябрь көнне Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә Бердәмлек көне уңаеннан "Дус яшибез без, бу жирдә" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Концертыбызга курше Балык Бистәсе районы Ури, Бирдебәк авылы, Питрәч районы Кәвәл авылы, үзебезнең күрше Баландыш, Урта Мишә авылларыннан килгән мәдәният хезмәткәрләренең жыр-моңнары, бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп җибәрде. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки Россиянең Халыклар бердәмлеге көне елдан-ел популярлаша бара. Бу көнне күпмилләтле илебезнең бөтен зур территориясендә бәйрәм концертлары, халык күңел ачулары уза. Бәйрәм күңелле скетчлар һәм жыр-биюләр белән үрелеп барды.