4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә балалар белән әңгәмә үткәрелде һәм "Бергә булыйк, бердәм булыйк" исеме астындагы күргәзмәгә күзәтү ясалды. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы, төрле милләт халыклары арасындагы дуслык һәм бердәмлек турында сөйләде. Балалар дуслык турында шигырьләр укыдылар.