2019 елның 01 ноябрендә Арча шәһәрендә 2010 нчы елларда туган малайлар арасында Теләченең балаларны сәләмәтләндерү һәм белем бирү үзәге һәм Арчаның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашу узды. Командалар 20шәр минут дәвамында ике тайм уйнадылар. Очрашу «Теләче " балалар сәламәтләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр файдасына 11:10 исәбе белән тәмамланды.