4нче ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне буларак Россиядә 2005 нче елдан башлап бәйрәм ителә башлады.

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

4нче ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне буларак Россиядә 2005 нче елдан башлап бәйрәм ителә башлады. “Халыклар бердәмлеге көне”  әле  берничә ел гына бәйрәм ителсә дә, безнең балалар бакчасында аны уздыру традициягә кереп бара. Бүген, 5нче ноябрь көнне, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчесе һәм тәрбиячеләре белән берлектә “Халыклар бердәмлеге көне” исемле бәйрәм үткәрделәр. Балалар татар һәм рус халык милли киемнәренә киенеп ике дәүләт телендә дә халыклар дуслыгына багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Кунакка милли киемнән рус, татар һәм башкорт кызы килде, алар  балаларга милли киемнәрен, биюеләрен биеп күрсәттеләр. Бәйрәм иртәсе азагында балалар үзләреннән кечерәк балаларга татар һәм рус халык уеннарын уйнарга өйрәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International