Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә, быел икенче тапкыр Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен үткәрә.

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә, быел икенче тапкыр Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен үткәрә. Узган атнада балалар сәнгать мәктәбендә әлеге бәйгенең район туры узды.  Татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан үткәрелгән чарада безнең балалар бакчасыннан10 нәни катнашты. Менә алар: мәктәпкә әзерлек төркеменнән- Сабирҗанова А., Валиуллина Д., Шәмсетдинова Я., Яруллина Л.,  зурлар төркеменнән- Ногманова Д., Галиев А., уртанчылар төркеменнән Фәсхетдинова С., Латипов Р., Абдуллина Д., Хазетдинов И. Муниципаль турда җиңүчеләр бәйгенең республика этабында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International