2019 елның 1 октябреннән II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә старт бирелде.Чара Бөтендөнья татар конгрессы,Татарстан Республикасы Мәдәният,Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла.Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен,мәдәниятен саклау һәм үстерү,М.Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру,бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру,яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү,яшь талантларны ачыклау,аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру.
9 нчы ноябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә “Җәлил укулары” бәйгесе узды.Мәктәптә җиңгән укучыларның видеоязмалары район турына җибәрелде.