Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк. Бу гадәти сүзләр, бигрәк тә балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә актуальлекне югалтмый.
Бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча " Ут белән уйнарга куркыныч -бу һәркемгә ачык булырга тиеш!»дигән чара узды. Максаты-балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, балаларны янгын сүндерү һөнәре һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру.
Чара барышында балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында шигырьләр сөйләделәр, төрле конкурсларда катнаштылар һәм уен формасында экстремаль хәлләрдә нишләргә кирәклеге турында белемнәр алдылар. Тәрбиячеләр балаларга янгын чыгу сәбәпләре һәм беренчел янгын сүндерү чаралары турында, шырпы белән уйнасалар, нинди куркыныч нәтиҗәләр барлыкка килергә мөмкин икәнлеге турында җентекләп сөйләделәр. Электр җылыту җиһазлары һәм электр приборлары белән куркынычсызлык кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Чара янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мультфильм күрсәтү белән тәмамланды. Эшчәнлек бик җанлы уздыһәм балаларда онытылмас тәэсирләр калдырды.