12 ноябрь көнне «Хыялый балачак» берләшмәсенә йөрүче балалар өчен “Табышмаклар кичәсе” дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде. Балалар ике командага бүленделәр, “Тапкырлар” һәм "Зирәкләр” командасына. Балаларга табышмаклар халык авыз иҗатының бер төре булуы турында аңлатылды. Уен барышында балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр, башваткычлар чиштеләр. Кичә бик күңелле үтте.