Татарча көрәш буенча район беренчелеге булып үтте.

2019 елның 22 ноябре, җомга

16 ноябрь көнне “Батыр” спорт комплексында милли көрәш буенча спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына 2002 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер малайлар арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге булып үтте. Икенче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы 11 команда,123 көрәшче катнашты. Катнашучылар арасында Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Мараков И.И. белән Галимзянов А.Р. та бар иде. Алар 28 кг авырлыкка кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында катнашып, Мараков И.И.- беренче, ә Галимзянов А.Р. өченче урынга лаек булды. Ильяс белән Альмирны уңышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International