9 декабрь көнне Ватан Геройлары көне уңаеннан Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбендә «Россия– Геройлар Ватаны» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр, укучыларга Теләче районының геройлары: Ксенофонтов А.К.- Советлар Союзы герое, Галиев Г.Г., Капитонов Н.М., Каримова Г.Г.- социалистик хезмәт геройлары турында сөйләделәр һәм презентация күрсәттеләр.