9 декабрь көнне Әбде авылы китапханәчесе, мәктәп белән берлектә, «Ватан Геройларына - мәңгелек дан» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелделәр. Слайд ярдәмендә балаларга Герой булу, Екатерина II чорыннан алып безнең көннәргә кадәр булган истәлекле дата барлыкка килү тарихына чумулары турында сөйләделәр. Алар Чудское диңгезендә бозда дрейфлаган «Челюскин» бозкол экипажы, Космос геройлары, сугышчы – интернационалистлар, тыныч көннәр геройлары турында документаль кадрлар карадылар. Балалар 1917 елга кадәр бу бәйрәмнең Георгий кавалерларының хезмәтләрен хөрмәтләүгә багышланганын белделәр. Хәзерге вакытта ил Советлар Союзы Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Россия армиясе сугышчыларын хөрмәтли.