21 декабрь көнне Теләче муниципаль районы Советының актлар залында "Кулланучылар хокукларын яклау" дигән темага үткәрелгән республика олимпиадасында җиңгән укучыларны бүләкләү тантанасы булып узды. Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Нигматзянов Данис "Татар телендә кулланучыларның хокукларын өйрәнүдә уңышлары өчен" номинациясендә призер булды . Данис Мәгариф һәм Фән министрлыгы грамотасы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнелде . Җитәкчесе - тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бикчантаева Диләрә Мәүлетҗан кызы.