Китап күргәзмәсе куелып күзәтү үткәрелде.

2019 елның 28 декабре, шимбә

26 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә халык язучысы, драматург, шагыйрь Нәкый  Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга карата “Әдәбиятыбыз аксакалы” исемле китап күргәзмәсе куелып күзәтү үткәрелде. Нәкый Исәнбәт әдәбият мәйданына бик иртә килә. Унбер-унике яшьләрендә инде ул мәдрәсәдәге иптәшләре арасында шигырьләре белән таныла, ә унбиш яшеннән матбугатта басыла башлый. 1914 елда Казанда чыга торган «Ак юл» исемле балалар журналында аның беренче шигырьләре дөнья күрә. Аның “Уракчы кыз”, “Бормалы су”, “Гармунчы егет”, “Син сазыңны уйнадың” кебек күп кенә шигырләре җыр булып яңгырый. 3 томлык “Татар халык мәкальләре” җыентыгы, “Татар халык табышмаклары”  китабы безнең  өчен  зур мирас булып тора. Еллар  узган  саен,   аның  татар  халкы  тарихындагы  урыны  югарырак  күтә-релә  барачак,  чөнки  ул –туган  халкына  гаять  зур  мирас  калдырган  әдипләрнең  берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International