Кар сәнгатендә- халык хәтере

2019 елның 28 декабре, шимбә

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә, һәр елдагыча, “Кар сыннары” конкурсы игълан ителгән иде. Укучылар илһамланып иҗат иттеләр: кардан сыннар ясадылар. Һава торышы да бик матур торды, кар җитәрлек, иҗади фантазия – чиксез. Кар сыннарын бик теләп, иҗади процесс белән мавыгып башкардылар. Кар сыннары  белән янәшәдә иң дәрәҗәле урыннарны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган композицияләр алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International